Авыл хуҗалыгы
Авыл хуҗалыгы турында гомуми мәгълүмат
Кайбер азык-төлек продуктларын кешеләр урманда яисә диңгездә табалар. Ләкин борынгы заманнарда ук кешеләр хайваннарны аулау һәм файдалы үсемлекләрне җыю белән генә шөгыльләнмәгәннәр, бәлки аларның кайберләрен махсус рәвештә үрчетергә дә өйрәнгәннәр. Мондый шөгыль авыл хуҗалыгы дип атала. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә үсемлекләр һәм хайваннар турында мәгълүматлы булырга, аларны дөрес итеп үстерә һәм карый белергә өйрәнергә кирәк. Безнең көннәрдә авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә машиналар ярдәм итә: тракторлар, чәчкечләр, комбайннар, су сиптерү машиналары. Шуңа күрә авыл хуҗалыгында инженерларсыз да, галимнәрсез дә булмый.
Татарстанның авыл хуҗалыгы
Татарстанда авыл хуҗалыгы алга киткән. Республикада эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә, зур булмаган фермер хуҗалыклары да бар. Татарстанда бөртекле культуралар, шикәр чөгендере һәм бәрәңге игелә. Ит, сөт, йомырка җитештерелә. Татарстанның әйдәп баручы авыл хуҗалыгы тармагы булып терлекчелек санала. Республикада шулай ук кошчылык, атлар асрау, куяннар, балыклар һәм бал кортлары үрчетү белән шөгыльләнәләр.
Кем ул агроном?
Авыл хуҗалыгында иң төп профессияләрнең берсе – агроном. Агроном үсемлекләр үсеше өчен шартлар тудыра, су, яктылык-җылылык һәм тукландыру режимнарын көйли. Ул туфракка ашлама кертүнең күләмен, вакытын, ысулларын билгели. Агроном җитәкчелегендә яңа сортлары үрчетелә, орлыкның шытучанлыгы һәм башка чәчүлек сыйфатлары тикшерелә, аларны чәчүгә әзерләү эшләре алып барыла. Агроном барлык чәчүлек эшләренең сыйфатына контрольлек итә, урып-җыю вакытын һәм чиратын билгели. Саклау чорында бөртеклеләрнең торышын күзәтә, температура режимын көйли. Агроном төп авыл хуҗалыгы техникасын белергә тиеш. Ул авыл хуҗалыгы культураларына янаган төрле авыруларны һәм корткычларны, алар белән көрәшү ысулларын өйрәнә.
Яхшы уңыш булсын өчен
Яхшы уңыш булсын өчен, аның турында кышыннан ук кайгырта башларга кирәк. Кырларда кар тупларга, орлыкларны алдан ук чәчүгә әзерләргә. Чәчү вакытын төгәл сайлау өчен, язын көн саен туфракны тикшереп торырга кирәк. Халыкта юкка гына язгы бер көн ел туйдыра димәгәннәр! Җәен чүп үләннәре белән көрәшне вакытында оештыру мөһим. Аннан соң уңышның өлгерүен күзәтеп торырга һәм кырлардан вакытында җыеп алырга. Уңышны җыеп алганнан соң, аны әле эшкәртергә кирәк. Моның өчен эшчеләр һәм инженерлар хезмәт иткән бик күп заводлар һәм фабрикалар бар. Анда шикәр, он, куертылган сөт, сыр ясыйлар. Һәм авыл хуҗалыгы продуктларыннан тагын бик күп тәмле һәм файдалы ризыклар җитештерәләр.