Габдулла Тукай

100 лет нашему дому

Биография

Габдулла Тукай – бөек татар шагыйре һәм прозаигы,  тәнкыйтьче һәм тәрҗемәче. Аны хәтта «татар Пушкины» дип тә атыйлар. Якты, әмма кыска гомер кичергән Габдулла Тукай хәзерге заман татар әдәби теленә һәм әдәбиятына  төп нигезне сала. 19 яшендә Тукай русчадан татарчага беренче тәрҗемәләрен ясый. Ул тәрҗемә иткән әсәрләр Иван Крыловның мәсәлләре була.1904 елда Тукайның эшләре «Яңа гасыр» журналында басыла. Баштарак Тукай поэзиясендә  гарәп-фарсы традицияләренә иярү күзәтелә, ләкин рус әдәбияты да аның әсәрләренә үз йогынтысын ясамый калмый. Авыр балачагына да карамастан, Габдулла Тукай үзен бәхетле саный һәм әсәрләренә дә иң уңай һәм хиссиятле мотивлар кертә. 

Балачак һәм яшьлек

1886 елның 26 апрелендә дини татар гаиләсендә бер малай туа, аңа Габдулла дип исем кушалар. Габдулланың әтисе мулла була. Ул бик иртә, Габдуллага ярты яшь тулып килгәндә үлеп китә. Кулында яшь бала белән калган әнисе дә дөньядан бик иртә китә. Тукайның балачак еллары туган авылы – Казан губернасының Кушлавыч авылында уза.
Габдулла дүрт яшендә тулы ятим кала, һәм аның әле бер, әле икенче гаиләдә тәрбияләнү чоры башлана. Ул үзенә карата игътибарны һәм кайгыртучанлыкны аз күрә, еш авырый торган бала булып үсә. Җаек (Уральск) шәһәрендәге сәүдәгәр Усмановлар гаиләсендә аңа барыннан да әйбәтрәк була. Монда аны мәдрәсәгә укырга бирәләр. Уку вакытында Габдулла үзен бик сәләтле бала итеп күрсәтә. Рус классына йөри башлый, анда ул бик теләп рус әдәбиятын өйрәнә. Аны бигрәк тә Лермонтов һәм Пушкин поэзиясе җәлеп итә. 16 яшендә  Габдулла Тукай үзе дә шигырьләр яза башлый. 

Иҗат

1905 елда Габдулла Тукай мәдрәсәне тәмамлый. Тиздән ул Казанга кайта һәм алты ел дәвамында иҗат белән актив шөгыльләнә. Яшь шагыйрьнең бөтен әсәрләрендә үз халкы язмышы, намусы өчен борчылу чагыла. Тукай балалар өчен дә күп яза: «Шүрәле», «Эшкә өндәү», «Су анасы».  Тукай бик фәкыйрь яши һәм үзенең болай да нык булмаган сәламәтлеген тагын да какшата. Габдулла өйләнергә өлгерми, аның балалары юк. Ул үз гомерен тулысынча туган халкына хезмәт итүгә багышлый. Яшь шагыйрь 1913 елның 2 апрелендә, 27се туларга аз гына вакыт калгач вафат була. 

Отрывок из фильма "Тукай" (1969 год)

Отрывок из фильма "Габдулла Тукай" (1986 год)

Халык мәхәббәте

Габдулла Тукай хөрмәтенә түбәндәгеләр эшләнгән:

•    Казанда метро станциясе, үзәк мәйдан, мәйданга якын сквер, башкаладагы бер урам аның исемен йөртә;
 

476.jpg

Панорама площади Тукая (Кольцо) с высоты птичьего полета. (2004 год, Казань, автор Губаев, редакция газеты «Время и деньги»)

•    Татарстанның, Башкортостанның, Удмуртиянең, Мари Элның, Чиләбе һәм Свердловск өлкәләренең кайбер авылларында һәм шәһәрләрендә, Казахстанда, Үзбәкстанда һәм Төркиядә урамнар аның исеме белән атала; 
•    Казанда һәм Татарстанның башка торак пунктларында, Санкт-Петербургта, Җаекта, Мәскәүдә, Әстерханда, Чиләбе өлкәсендә, Төркиядә, Казахстанда һәйкәлләр куелган; 

1436.jpg

Памятник татарскому поэту Г. Тукаю, на площади Тукая. (2005год, Казань, автор Мухаметзянов, редакция журнала «Сююмбике»)

 

•    Казанда, Арча районының Яңа Кырлай авылында, Җаекта (Казахстан) музейлар ачылган; 
•    Татарстанда бер район аның исемен йөртә;
•    Казанда Татар дәүләт филармониясенә, Җаекта типографиягә аның исеме бирелгән; 
•    Татарстанда әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә бирелә торган Дәүләт премиясе аның исеме белән атала; 
•    ел саен бәйрәмнәр үткәрелә: шагыйрьнең туган көнендә – Казанның Театр урамындагы һәйкәл каршында һәм Татарстан Республикасы көнендә (30 августта) – Тукай скверындагы һәйкәл янында;
•    Идел-Кама бассейны елгалары буенча йөри торган теплоход, Казан Халыкара аэропорты  аның исеме белән атала.

3137.jpg

Вид международного аэропорта «Казань». (2002 год, Казань, автор Курамшин, редакция газеты «Республика татарстан»)

Предыдущий
Следующий