Транспорт
Беренче җәмәгать транспорты
Татарстанда җәмәгать транспорты 19 гасыр уртасында барлыкка килә. 1854 елда Казанда барабуслар һәм омнибуслар пәйда була. Барабус – үзенчәлекле кышкы транспорт төре. Әлеге атама татарчадан, «барабыз» сүзеннән килеп чыккан. Барабус – үрәчәле чана, аны ат тарта, чанада печән яисә салам тутырылган түшәк салынган була. Омнибуслар – күп урынлы арба, аны да атлар тарта. Алар автобусларның элгәрләре санала. Барабусларга һәм омнибусларга алмашка конка килә, аннан соң – трамвай. 1925 елда беренче автобуслар йөри башлый, 1948 елда – троллейбуслар. 2005 елда метро ачыла.
Трамвай тарихы
Трамвай – шәһәр пассажир җәмәгать транспортының иң күптәнге бер төре. Казанда трамвайлар тарихы 1875 елдан башлана. Ул елда ат тимер юлы ачыла. 25 елдан соң бөтен трамвайлар да электр ярдәмендә йөри башлый. 20 гасыр башында Казанда 5 трамвай маршруты була. Алар номерлар буенча түгел, линия юнәлешләре буенча аталып йөртелә: Идел-Пролом, Воскресение, Грузин, Екатерина, Боҗра. Маршрутның гомуми озынлыгы 26 километрдан артыграк исәпләнә. Трамвай вагоннарының ачыгы да, ябыгы да була.
1967 елда Түбән Кама шәһәрендә дә трамвай юлы ачыла. 1973 елда – Яр Чаллыда.
Хәзерге вакытта трамвайларда өч телдә – татар, рус, инглиз телләрендә игълан итә торган автоинформаторлар урнаштырылган.
Троллейбус тарихы
Троллейбус – рельссыз транспорт чарасы. Ул электр энергиясен «мөгезләре» ярдәмендә ала. Троллейбус трамвай белән автобусның уңайлы якларын берләштерә. Троллейбусларны күбрәк шәһәрләрдә очратырга була. Гәрчә шәһәрара һәм халыкара троллейбус линияләре булса да. Троллейбуслар каты өслекле юллардан йөри. Беренче троллейбусны 19 гасырда Германиядә уйлап табалар. Мәскәүдә беренче троллейбус 1933 елда пәйда була. Ә 1948 елның 27 ноябрендә Казанда беренче троллейбус маршруты ачыла. Линиягә 8 троллейбус чыга. Беренче тукталыштан соңгысына кадәр араны үтү өчен 10–12 минут вакыт китә. Маршрут дәвамында 2 генә светофор була. Маршрутның озынлыгы 11 километрны тәшкил итә. 1949 елда шәһәр буйлап инде 21 троллейбус йөри.
Метро тарихы
Казан метросы – Россиядә иң яше. Ул 2005 елның 27 августында, Казанның меңьеллыгын бәйрәм иткән елда ачыла. Ә төзелеше 1997 елда ук башлана. Метро ачылыш вакытында 5 станция исәпләнә. Хәзерге вакытта (2020 ел) инде 11 станция эшли: Авиатөзелеш, Төньяк вокзал, Яшьлек, Кәҗә бистәсе, Кремль, Г.Тукай мәйданы, Сукно бистәсе, Әмәт, Горки, Җиңү проспекты, Имәнлек. Әмәт станциясе – җир өстендә, калган станцияләр җир астында. Алар арасында иң тирәне – Имәнлек станциясе.
Метрополитенда бөтен күрсәткечләр өч телдә: татар, рус һәм инглиз телләрендә язылган.