Нефть
Шөгер нефть чыганагы
1941 елда республикада нефть табу максатында бораулау эшләре башлана. 1943 елның 25 июлендә Татарстанда 1 нче номерлы скважинадан тәүге нефть фонтаны ата. Скважина Шөгер авылы (бүген – Лениногорск районы) янында бораулана. Бер атнадан соң республикада Шөгер нефть чыганагы ачылуы турында хәбәр итәләр. Нәкъ менә шушы скважинадан Татарстанның зур нефте тарихы башлана да.
Ромашкино нефть чыганагы
1946 елда Шөгер чыганагыннан 20 км ераклыкта, Ромашкино авылы янында, 3 нче номерлы разведка скважинасы төзелеше башлана. 1948 елның июнендә тәүлегенә 120 тонна нефть чыгарырга сәләтле фонтан ата башлый. Әлеге нефть скважинасы әйләнәсендә, берничә километр ераклыкта яңалары бораулана. Анда да нефть фонтаннары ата. Шулай итеп Татарстанның көньяк-көнчыгышында уникаль Ромашкино нефть чыганагы ачыла. Ул дөньядагы иң эре ун чыганак исәбенә керә.
Нефтьтән нәрсәләр ясыйлар
1971 елда Татарстанда беренче миллиард тонна нефть чыгарыла. Бу республикада беренче чыганак ачылганнан соң 28 ел үткәч була. Ә 1981 елда икенче миллиард тонна нефть табыла. Табылган нефтьнең зур өлеше төрле ягулыклар җитештерүгә китә. Мәсәлән, бензин, керосин, дизель ягулыгы, суднолар өчен ягулык һәм башкалар. Шулай ук нефть синтетик тукымалар, пластмасса һәм резина җитештерүдә дә кулланыла. Нефтьне эшкәрткәннән соң калган калдыклар төзелеш материаллары – гудрон һәм битум ясау өчен файдаланыла. Ә битумга минераль матдәләр белән кушып асфальт ясыйлар. Нефтьтән майлау матдәләре, эреткечләр, дарулар, косметика һәм уенчыклар җитештерүдә кулланыла торган матдәләр алына.
Нефть музейлары
Илдә беренче Нефть музее 1968 елда Лениногорскида ачыла. Музейда Татарстан нефте тарихы белән танышырга мөмкин. Залларда экспонатлар, макетлар, архив документлары урнаштырылган. Экскурсияләрне кызыклырак итү өчен заманча музей технологияләре дә кулланыла.
2015 елда Нефть музее киңәйтелә. Шөгердә битум заводы урынында ачык һава астындагы музей ачыла. Монда штольняны, эретү, нефть кудыру цехларын карарга була.