Медицина

100 лет нашему дому

Татарстанда медицина

Республикада медицина көчле адымнар ясый. Татарстан табиблары авыруларны җиңеп кенә калмый, аларны кисәтү белән дә шөгыльләнә. Табиблар  кайбер очракларда могҗизага тиң уникаль операцияләр ясарга өйрәнделәр. Татарстанның әйдәп баручы медицина үзәкләре Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә танылу ала. Әйтик,  Республика клиник хастаханәсе, Балалар республика клиник хастаханәсе, Төбәкара клиника-диагностика үзәге һәм Травматология һәм ортопедия фәнни-тикшеренү үзәге. Республика шәһәрләрендә һәм хәтта зур булмаган бистәләрдә дә  хастаханәләр, фельдшерлык пунктлары эшли.

2206.jpg

Врач Галялетдинов Насих ведет прием больных в участковой больнице села Морты (2001 год, Сармановский район РТ, автор Шакирзянов, редакция газеты «Республика Татарстан»)

8880_10.JPG

Пациенты онкогематологического отделения Государственного автономного учреждения здравоохранения «Детская республиканская клиническая больница Министерства здравоохранения Республики Татарстан» во время праздника в палате.  (2011 год, г.Казань, автор Хафизов Г. Редакция журнала «Сююмбике»)

Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан медицинасы

Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан илнең иң  эре дәвалау үзәкләренең берсенә әверелә. Биредә яхшы җиһазландырылган хастаханәләр һәм югары квалификацияле табиблар эшли. Сугышның 15 нче көнендә үк Казан беренче төркем яралыларны кабул итә. 1941 ел ахырына республикада 30 мең урынга исәпләнгән 40 эвакогоспиталь эшли. Клиникаларның, институтларның, мәктәпләрнең, мәдәният сарайларының, клубларның, тулай торакларның, кунакханәләрнең, шифаханәләрнең һәм ял йортларының иң яхшы биналары госпитальләр итеп җиһазландырыла. Сугышның 4 елы эчендә 50 госпиталь оештырыла. Яралыларны поездларда  гына түгел, Идел һәм Чулман елгалары буйлап судноларда да ташыйлар. ТАССР госпитальләрендә 334 мең яралы һәм авыру сугышчы дәваланып чыга. Аларның 207 меңе яңадан фронтка китә һәм 67 меңе тылда хезмәт итә. 

Отрывок из киножурнала "На Волге Широкой (№ 28, 1970 год). Производство нити для зашивания ран после хирургических операций - кетгута на одном из заводов Казани.

 

Медицина университеты тарихы

1814 елның 15 маенда Император Казан университетында медицина факультетының («табиблар бүлеге, яисә медицина фәннәре бүлеге») тантаналы ачылышы үтә. Казан университетының медицина факультеты ике революцияне (Февраль һәм Октябрь), Гражданнар сугышын, ачлыкны һәм җимереклекләрне кичерә һәм илебезнең төп фәнни һәм белем бирү үзәкләренең берсе буларак әһәмиятен саклап кала. Йөз елдан артык ул Урал, Идел буе, Себер өчен табиблар әзерләү үзәге булып тора. Ә 1930 елда әлеге факультет нигезендә Казан медицина институты оештырыла. 1940 нчы еллар чыгарылышыннан 400 гә якын кеше Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак була.  КДМИ укытучылары һәм студентлары Казанда урнашкан госпитальләрдә эшли. Аларның күпләре орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. 1994 елның 29 апреленнән Казан дәүләт медицина институты университет статусын ала. 

Казан дәүләт медицина университеты

1814 елның 14 маенда Казан университетында медицина факультеты ачыла. Ә бүген Татарстанда Казан дәүләт медицина университеты эшли. Анда киләчәктә яхшы табиблар булачак студентлар белем ала. Дөнья медицинасында Татарстанга дан китергән исемнәр дә шактый. Мәсәлән,  хирург Александр Вишневский. Аның атаклы мазе Бөек Ватан сугышы елларында күпме кешенең гомерен саклап кала. Психоневролог Владимир Бехтерев. Аның баш мие эшчәнлеген өйрәнүгә караган хезмәтләре бүген дә галимнәргә ярдәм итә. Әлеге исемлекне тагын да дәвам итеп булыр иде. Казанда үз хезмәтләре белән  илебез медицинасын данлаган фәнни медицина мәктәпләре формалаша.