КАМАЗ

100 лет нашему дому

Төзелеш

1969 елда авыр йөк автомобильләре җитештерергә тиешле завод төзү турында карар кабул ителә. Төзелеш өчен урынны озак сайлыйлар. Нәтиҗәдә Яр Чаллы шәһәрендә тукталалар. Төзелешкә илнең төрле почмакларыннан төзүчеләр җыела. 1969 елның декабрендә экскаватор беренче чүмеч җирне ала. Төзелеш башлана. 1976 елда автомобиль заводының төп җыю конвейерыннан беренче йөк машинасы төшә.  3 елдан соң заводта инде  100 000 автомобиль җыела. Ә инде 2012 елда – ике миллион!

164_7.jpg

Церемония закладки камня на месте будущего Камского комплекса заводов по производству большегрузных автомобилей КамАЗ. (1969 г., личный архив фотожурналиста Шакирзянова М.Ф.)

"КАМАЗ-мастер"

1988 елда заводта «КАМАЗ-мастер» узышлар командасы оештырыла. Ул «Дакар» супермарафонында унҗиде тапкыр җиңә (Дакар-2020не дә кертеп), күп мәртәбәләр узышларның  призёры була. Команда йөк машиналарын үзе эшли, проектлый, җыя һәм шуларга утырып ярышларда катнаша.  Команда исемендәге «мастер» сүзе  төзелеш материаллары һәм ишекләр җитештерүче «Мастер» компаниясе хөрмәтенә пәйда була. 1993 елгы янгында  узыш автомобильләренең моторлары янып беткәч, әлеге компания ярдәм кулы суза. Ә аннан соң берничә ел команданың спонсоры була.

1303_13.jpeg

Руководитель команды «КАМАЗ-мастер» Владимир Чагин от имени команды дарит «Золотого бедуина» Президенту Республики Татарстан Рустаму Минниханову во время чествования команды в связи с победой в международном ралли «Дакар-2015» в Казанском Кремле. (Из фондов ГБУ «Государственный архив РТ».)

«КАМАЗ» бүген

«КАМАЗ» заводында йөк автомобильләрен генә түгел, башка техниканы да эшлиләр, ясыйлар һәм җыялар. Аларга тагылмалар, автобуслар, двигательләр, автопоездлар, үзбушаткычлар, электробуслар, автокраннар, кар чистарткычлар һәм башкалар керә. Россия юлларында очраган һәр өченче автомобиль –  КАМАЗ. Чулман буендагы заводлар комплексы 57 квадрат километрлы территорияне били. Ул дөньядагы илләрнең берсе – Сан-Маринодан бераз гына азрак мәйданны алып тора. Завод төзелгәнгә кадәр Яр Чаллыда 27 меңгә якын кеше яши. Ә хәзерге вакытта шәһәрдә ярты миллионнан артык кеше гомер итә.

4035_10.JPG

Вид сборочного цеха Открытого акционерного общества «КамАЗ» (2007 год, Набережные Челны, автор неизвестен, редакция журнала «Сююмбике»)

Пилотсыз КАМАЗлар

«КАМАЗ» заводында, гадәти автомобильләрдән тыш, пилотсыз йөк машиналары да җыела. Бу йөртүчеләрсез йөри торган автомобильләр. 2020 елда пилотсыз КАМАЗ автомобильләрен Арктикада сыныйлар. Йөк машиналары билгеләнгән маршрут буенча йөри. Маршрут шактый катлаулы: түбән температуралар, буран, күз күреме начар. Пилотсыз машиналар, мәгълүмат алмашып, алдагы каршылыкны секунд эчендә танырга сәләтле. Автомобильләр 2,5 мең километр юлны бернинди аварияләрсез узалар. Пилотсыз машиналарның гадәтиләр белән чагыштыргандагы төп өстенлеге –  пилотсызлар арымый.  

5769_10.jpeg

Президент Российской Федерации Дмитрий Медведев во время встречи с татарстанской командой «КАМАЗ-мастер» – победителем ралли «Дакар-2009» на Ивановской площади Кремля у автомашин команды. (Из фондов ГБУ «Государственный архив РТ»)

 

2066_10.jpeg

Встреча президента Республики Татарстан Минтимера Шаймиева с членами команды «КамАЗ-мастер» – победителя ралли «Лиссабон»
в Казанском Кремле.  (Из фондов ГБУ «Государственный архив РТ».)

25 лет первому автомобилю «КамАЗ». Отрывок из киножурнала «Татарстан» (2001 год, № 28)

Президент Республики Татарстан Минтимер Шаймиев в цехе завода «КамАЗ» поздравляет участников сборки первого «КамАЗа» с 25-летием выпуска автомобиля «КамАЗ».

Предыдущий
Следующий