Муса Җәлил

100 лет нашему дому

Муса Җәлилнең сугышка кадәрге тормышы

Муса Җәлил (Муса Мостафа улы  Җәлилов) – бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое. Ул  1906 елда Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында туа. Җәлил күп укый: авыл мәктәбендә, «Хөсәения» мәдрәсәсендә, институтта, университетта. Татар балалар журналларында мөхәррир булып эшли. «Коммунист» газетасында әдәбият һәм сәнгать бүлеген җитәкли. Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан Муса Җәлил ике ел Казанда яши һәм Татарстан Язучылар берлегендә эшли. 

546.jpg

Джалиль Муса Мустафович – поэт, Герой Советского Союза, лауреат Ленинской премии (посмертно) (фото журнала «Сююмбике»; год и автор фото неизвестны)

Шагыйрь батырлыгы

Бөек Ватан сугышының икенче көнендә Муса Җәлил, фронтка җибәрүләрен сорап, хәрби комиссариатта гариза бирә. Ул «Отвага» армия газетасында корреспондент булып эшли. Сугышның беренче атналарында Җәлил «Дошманга каршы» дип аталган шигырьләр циклы иҗат итә. Аңа сугышчан җырлар, маршлар, патриотик шигырьләр керә.
     1942 елның июне ахырында Муса Җәлил авыр яралана һәм әсирлеккә төшә. Тоткынлыкта көрәштәшләрен таба. Алар бергә яшерен оешма төзиләр. Хәрби әсирләрнең тоткынлыктан качуын оештыралар, фашистларга каршы листовкалар чыгаралар. Төрмәдә утырганда да Муса Җәлил шигырьләр яза. Кәгазь кисәкләренә язылган шигырьләрен дәфтәр итеп туплый. Соңрак әлеге шигырьләр җыентыклары бөтен дөньяга «Моабит дәфтәрләре» исеме астында билгеле була.
  1943 елның августында яшерен оешма эшчәнлеге ачыла һәм, аның эшендә катнашкан өчен,  Муса Җәлил үлемгә хөкем ителә.
  1956 елның 2 февралендә Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә (вафатыннан соң). Тагын бер елдан  «Моабит дәфтәрләре» шигырьләр циклы Ленин премиясенә лаек була.   

4507_1.jpg

Вид здания Театра оперы и балета им. М. Джалиля (улица Театральная, 2) с площади Свободы.1933–1956 гг., архитекторыН. А. Скворцов, И. Г. Гайнутдинов (1965 г., Казань, автор – архитектор Н. Х. Халитов, из коллекции автора).

 

Красная ромашка

(1942)

     Луч поляну осветил
     И ромашки разбудил:
     Улыбнулись, потянулись,
     Меж собой переглянулись.

     Ветерок их приласкал,
     Лепестки заколыхал,
     Их заря умыла чистой
     Свежею росой душистой.

     Так качаются они,
     Наслаждаются они.
     Вдруг ромашки встрепенулись,
     Все к подружке повернулись.

     Эта девочка была
     Не как все цветы бела:
     Все ромашки, как ромашки,
     Носят белые рубашки.

     Все – как снег, она одна,
     Словно кровь, была красна.
     Вся поляна к ней теснилась: –
     Почему ты изменилась?

     – Где взяла ты этот цвет?
     А подружка им в ответ:
     – Вот какое вышло дело.
     Ночью битва здесь кипела,

     И плечо в плечо со мной
     Тут лежал боец-герой.
     Он с врагами стал сражаться,
     Он один, а их пятнадцать.

     Он их бил, не отступил,
     Только утром ранен был.
     Кровь из раны заструилась,
     Я в крови его умылась.

     Он ушел, его здесь нет –
     Мне одной встречать рассвет.
     И теперь, по нем горюя,
     Как Чулпан-звезда горю я.

 

291.jpg

Памятник Мусе Джалилю на площади Первого мая (2000 год, Казань, автор М. Богодвид, редакция газеты «Сабантуй»).

Кызыл ромашка

Иртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар.
Елмаеп, хәл сорашып,
Күзгә-күз караштылар.
Назлады җил аларны
Тибрәтеп ак чукларын,
Таң сипте өсләренә
Хуш исле саф чыкларын.
Чәчкәләр, кәефләнеп,
Җай гына селкенделәр.
Һәм кинәт шунда гаҗәп
Бер яңа хәл күрделәр.
Ерак түгел моңаеп
Утыра ромашка кызы,
Тик чуклары ак түгел,
Кан шикелле кып-кызыл.
Ромашкалар бар да ак,
Аерылмый бер-береннән;
Ничек болай берүзе
Ул кызылдан киенгән?
Әйттеләр: «Син, сеңелкәй,
Ник үзгәрдең? Нишләдең?
Нигә кызыл чукларың?
Нидән алсу төсләрең?»
Әйтте кызыл ромашка:
«Төнлә минем яныма
Ятып батыр сугышчы
Атты дошманнарына.
Ул берүзе сугышты
Унбиш укчыга каршы;
Чигенмәде, тик таңда
Яраланды кулбашы.
Аның батыр ал каны
Тамды минем чукларга.
Минем кызыл күлмәгем
Бик охшады Чулпанга.
Егет китте, мин калдым
Канын саклап чугымда,
Көн дә аны сагынып
Балкыйм мин таң нурында».

«Джалиль всегда с нами». Отрывок из киножурнала «На Волге широкой» (№ 11, 1983 г.).

Открытие музея Мусы Джалиля.

«Джалиль всегда с нами». Отрывок из киножурнала «На Волге широкой» (№ 11, 1983 г).

Внучка Мусы Джалиля в музее своего великого дедушки.

Предыдущий
Следующий