Татарстанлылар – Советлар Союзы Геройлары

100 лет нашему дому

Татарстанлылар-Советлар Союзы Геройлары

Әхтәмов Сабир Әхтәм улы 1926 елда Кукмара районында туа.
1944 елның октябрендә Көнчыгыш Пруссия өчен барган сугышларда кыюлык күрсәтә.  Бик көчле ныгытылган Неммерсдорфны (хәзер Калининград өлкәсендә) штурмлаган вакытта Сабир Әхтәмов танкка каршы мылтыктан 1 танкны, 3 үзйөрешле артиллерия установкасын, 2 бронетранспортёрны  һәм дошман снарядлары төялгән 2 йөк машинасын сафтан чыгара.
1945 елның 24 мартында командование тарафыннан куелган хәрби бурычын үрнәк рәвештә үтәгәне һәм шул вакытта күрсәтелгән кыюлыгы һәм батырлыгы өчен гвардия рядовое Әхтәмов Сабир Әхтәм улына, Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырылып, Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Сабир Әхтәмов хөрмәтенә түбәндәгеләр эшләнгән:
•    Казанда – 121нче лицейга;
•    Казандагы  урамга;
•    Кукмара районының Манзарас авылындагы гомуми белем бирү мәктәбенә аның исеме бирелгән;
•    Кукмара районының Түбән Искебаш авылында бюсты куелган;
•    Казанда – мемориаль такта;
•    Кукмара районында мемориаль такта урнаштырылган.

 

Васильченко Александр Григорьевич 1911 елда Белгород өлкәсе Старая Безгинка авылында туа.
Сугышның беренче елларында  Александр Васильченко 1нче күчереп йөртүче  авиация эскадрильясы отрядын җитәкли. Казан һәм Иркутск авиазаводларыннан  фронтка Пе-2  бомбардировщикларын илтүдә катнаша. 
1943 елның маеннан Васильченко Казандагы 22 нче авиазаводта очучы-сынаучы вазифасын башкара. Хәзер бу предприятие  –  С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы.
1957 елның 1 маенда  яңа авиация техникасын сынау вакытында күрсәтелгән кыюлыгы һәм батырлыгы өчен полковник Васильченко Александр Григорьевичка, Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз»  медале тапшырылып, Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 

Александр Васильченко хөрмәтенә түбәндәгеләр эшләнгән:
•    Казанда – урам;
•    Белгород өлкәсендәге Новый Осколда – урам;
•    Казанда сквер аның исеме белән атала;
•    Казандагы скверда – һәйкәл;
•    Казанда Җиңү паркындагы Геройлар пантеонында – мемориаль такта;
•    Белгород өлкәсе  Старая Безгинка авылында бюсты урнаштырылган.


Гаврилов Пётр Михайлович

1900 елда Әлбәдән авылында  (хәзерге Питрәч районы) туа.

1941 елда Брест крепостеның Көнчыгыш форты оборонасын җитәкли. 1957 елның 30 гыйнварында 1941 елда Брест крепосте оборонасы вакытында хәрби бурычын үрнәк рәвештә үтәгәне һәм шул вакытта күрсәткән кыюлыгы һәм батырлыгы өчен Гаврилов Пётр Михайловичка, Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырылып, Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 

Пётр Гаврилов хөрмәтенә түбәндәгеләр эшләнгән:
•    Казанда – урам;
•    Питрәчтә – урам;
•    Брестта – урам;
•    Краснодарда урам аның исеме белән атала;
•    Питрәч районы Күн авылында бюсты урнаштырылган; 
•    Питрәч районы Әлбәдән авылында музее ачылган;
•    Тянь-Шаньда бер биеклек аның исемен йөртә.
 

Девятаев Михаил Петрович 1917 елда Мордовиядәге Торбеево бистәсендә (хәзер – шәһәр тибындагы бистә) туа. 
Михаил Девятаев һава сугышларында 9 дошман самолётын юк итә. 1944 елның 13 июлендә   Девятаевның самолёты дошман басып алган территориягә бәреп төшерелә. Очучы әсирлеккә эләгә.  1945 елның  8 февралендә Михаил Девятаев, башка хәрби әсирләр белән бергә, дошман бомбардировщигын урлап, немец концлагереннан әлеге самолётка утырып кача.
1957 елның 15 августында  Бөек Ватан сугышы чорында немец-фашист басып алучыларына каршы көрәштә күрсәткән кыюлыгы, батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен  өлкән лейтенант Девятаев Михаил Петровичка,  Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырылып, Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 

Михаил Девятаев хөрмәтенә түбәндәгеләр эшләнгән:

•    Казанда – урам;
•    Саранскида – урам;
•    Саранскида – аэроклуб;
•     Теплоход аның исеме белән атала;
•     Казанда Арча зиратында һәйкәл куелган;
•    Торбеево бистәсендә музее ачылган;
•    Торбеево бистәсендә – мемориаль такта;
•    Казанда – мемориаль такта;
•    Торбеево бистәсендә бюсты урнаштырылган;
•    Саранскида һәм башка шәһәрләрдә «Побег из ада» истәлек билгесе ачылган.
 

132_1.jpeg

Участник Великой Отечественной войны Герой Советского Союза Девятаев Михаил Петрович (второй справа), его внук Фассахов Михаил, Герой Социалистического труда, ученый, первый генеральный конструктор Мостяков Ильдус, Председатель исполнительного комитета Всесоюзного конгресса татар, историк, академик Тагиров Индус Ризакович на открытии выставки «Казань во время Великой Отечественной войны» в Государственном объединенном музее Республики Татарстан. (Из фондов ГБУ «Государственный архив РТ»)

 

2981_1.jpeg

Летчик, Герой Советского Союза Девятаев Михаил Петрович на встрече с журналистами газеты «Время и деньги» в день 80-летия со дня рождения. (Из фондов ГБУ «Государственный архив РТ»)

 

Рәхмәтуллин Шамил Сәет улы 

1920 елда Томскида эшче гаиләсендә туа. 

1943 елның 30 сентябрендә Шамил Рәхмәтуллин дошман уты астында  үз подразделениеләренең Белоруссиядә Днепр елгасын кичеп чыгуын оештыра. Ул җитәкләгән полк тәүлектән артык полкы дошман пехотасы һәм танклары һөҗүмен кире кайтара. Кыю сугышчы 1943 елның 1 октябрендә яу кырында  батырларча  һәлак була. 

1944 елның 9 февралендә  немец-фашист басып алучыларына каршы көрәштә  командование тарафыннан куелган хәрби бурычын үрнәк рәвештә үтәгәне һәм шул вакытта күрсәткән кыюлыгы һәм батырлыгы өчен  гвардия капитаны Рәхмәтуллин Шамил Сәет улына Советлар Союзы Герое исеме бирелә (вафатыннан соң).

Шамил Рәхмәтуллин хөрмәтенә түбәндәгеләр эшләнгән:
•    Казанда – урам;
•    Черниговта урам аның исеме белән атала;
•     112 нче Башкорт (16 нчы гвардия Чернигов) кавалерия дивизиясенең барлык 78 Советлар Союзы Геройлары исемнәре белән бергә, аның исеме дә Башкортостан Республикасы Милли музеенда һәм 112 нче Башкорт (16 нчы гвардия Чернигов)  кавалерия дивизиясе музеенда урнаштырылган мемориаль такталарга алтын хәрефләр белән чокып язылган.
 

 

Сафиуллин Гани  Биккенә улы улы 1905 елда Арча районы Иске Кишет авылында туа. 
1943 елның 25 сентябрендә генерал-майор Гани Сафиуллин җитәкчелегендәге укчы корпусы  Бородаевка һәм Домоткань авыллары янында (хәзер Украинаның Днепропетровск өлкәсе) Днепр елгасын кичә. Артиллерия полкы һәм дивизия көчләре белән дошманның бик күп контрһөҗүмнәре кире кайтарыла. Биш көн дәвам иткән сугышлар нәтиҗәсендә озынлыгы 25 км һәм киңлеге 15 км булган плацдармны алалар һәм шунда ныгып калалар.
СССР Югары Советы Президиумының 1943 елның 26 октябрендәге Указы белән, хәрби берләшмәләр белән уңышлы җитәкчелек иткәне һәм шул вакытта күрсәтелгән шәхси кыюлыгы һәм батырлыгы өчен, генерал-майор Сафиуллин Гани Биккенә улына, Ленин ордены һәм “Алтын Йолдыз” медале тапшырылып, Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Гани Сафиуллин хөрмәтенә түбәндәгеләр эшләнгән:
•    Казанда урам аның исемен йөртә;
•    Түбән Кама шәһәре кадетлар интернат-мәктәбе базасында төзелгән Идел буе федераль округының Татарстан кадетлар корпусына аның исеме бирелгән;
•    Арчада – бюсты;
•    Иске Кишет (Арча районы) авылында – бюсты;
•    Түбән Камада бюсты урнаштырылган;
•     Иске Кишет авылында (Арча районы) музей комплексы ачылган.

 

Сыртланова Мәгубә Гусейн  кызы (Хөсәен кызы) 

1912 елда Бәләбәй шәһәрендә (Башкортостан) туа. 
Мәгубә Сыртланова 780 сугышчан очыш ясый, аның исәбендә – 928 очыш сәгате, дошман өстенә 140 тонна бомба ташлый. 
1946  елның 15 маенда һава сугышлары вакытында күрсәткән кыюлыгы һәм батырлыгы өчен гвардия өлкән лейтенанты Сыртланова Мәгубә Хөсәен кызына,  Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырылып, Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 

Мәгубә Сыртланова хөрмәтенә түбәндәгеләр эшләнгән:
•    Казанда – урам;
•    Бәләбәйдә (Башкортостан Республикасы) – урам;
•    Бәләбәйдә 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе аның исемен йөртә;
•    Белогорскида (Кырым Республикасы) бюсты куелган;
•    Казанда мемориаль такта урнаштырылган;
•    Бәләбәйдә музее ачылган.

Хәрби формированиеләрнең саны

Хәрби формированиеләрдә сугышчыларның саны төрлечә була. Бу гаскәрләрнең төренә, тыныч вакыт яисә сугыш вакыты булуга карый. Төрле елларда составның саны да шулай ук үзгәрә.
Мәсәлән, Бөек Ватан сугышы елларында укчы дивизиядә – 10 291 кеше, кавалерия дивизиясендә –  8968 кеше, һава-десант дивизиясендә 12 600 кеше исәпләнә.

ТАССР халкының фронтка ярдәме

Республика халкы фронтка ярдәм күрсәтүдә актив катнаша. Оборона фонды төзелә. ТАССР халкы үз акчаларын, зәркән бизәнү әйберләрен, алтын һәм көмешләрен  ирекле рәвештә фондка тапшыра. Республика Калинин фронтына, 146 нчы, 334 нче, 352 нче, 33 нче укчы дивизияләренә, 202 нче авиация дивизиясенә, 930 нчы җиңел бомбалау авиация полкына, 145 нче аерым сапёр батальонына һ.б. частьларга шефлык итә. Фронтовиклар өчен җылы әйберләр һәм эчке киемнәр җыялар, бияләйләр бәйлиләр, тәмәке янчыклары тегәләр, бүләкләр туплыйлар. Сугыш еллары эчендә 10 миллион җылы кием җыеп фронтка озаталар. 
Республика халкы акчаларына «Кызыл Татария», «Татария колхозчысы» танк колонналары, Урта Дон бомбалау авиация дивизиясе төзелә. Казан тимер юл эшчеләре үз акчаларына «Кызыл Татарстан», «Чапаев», «Куйбышев» бронепоездларын төзиләр. Ә аларның экипажларын үз эшчеләреннән туплыйлар. Тулысынча коралландырылган бронялы ике корабль Яшел Үзән кешеләре акчасына төзелә. Фронт ихтыяҗлары өчен Татарстан эшчеләре планнан тыш продукция тапшыралар, ә колхозчылар авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерәләр. Фронтовиклар гаиләләренә ярдәм фондлары оештырыла.

ТАССРга эвакуацияләү

1941 елның 22 июнендә фашистлар Германиясе сугыш игълан итмичә генә Советлар Союзына һөҗүм итә. Безнең республикага 226 меңгә якын кеше һәм 70 тән артык предприятие эвакуацияләнә. Алар арасында – Мәскәү авиация заводы, Мәскәү сәгать заводы, Ленинград фотокәгазь фабрикасы, Ленинград һәм Орёл өлкәләрендәге пыяла заводлары, «Большевик» Мәскәү кондитер фабрикасы һәм башка бик күпләр. Аларның күпчелеге Казанда, Чистайда һәм Алабугада урнаштырыла. ТАССРда 50 дән артык эвакогоспиталь оештырыла.

Тылдагы җитештерүләр

Республика фронтка 600 дән артык исемдәге корал, ядрәләр, сугыш кирәк-яраклары, кием-салым озатып тора. Күп заводлар үзгәртелә һәм оборона продукциясе ясый башлый. Киноплёнка заводы  авиация плёнкасының яңа төрләрен җитештерүне үзләштерә. Язу машиналары һәм автогараж җиһазлары заводлары миналар, гранаталар, шартлаткыч һәм башка төр корал һәм сугыш кирәк-яраклары җитештерүгә күчә. Мех комбинаты колакчынлы башлыклар, комбинезоннар, унтылар, җылы кием-салым тегә.  «Спартак» аяк киемнәре комбинаты армияне аяк киеме белән тәэмин итә. Җирле сәнәгать предприятиеләрендә парашютлар, кием-салым, маскировка халатлары һәм башка эшләнмәләр ясыйлар. Республика фронтка 10 меңнән артык У-2 (По-2) очкычын җыеп озата. ТАССРда Пе-2 һәм Пе-8 бомбардировщиклары, операцияләр өчен медицина җепләре җитештерелә. 
Сугыш елларында ТАССРда 22 яңа предприятие төзелә. Мәсәлән, ит комбинаты, консервлар заводы, электростанция, тукыма, итек һәм киез фабрикалары ачыла. 1943 елда Шөгер нефть чыганагы ачылганнан соң, сәнәгатьнең яңа – нефть тармагы пәйда була. 

Отрывок из документального фильма «Советский Татарстан» (1945 год)

Отрывок из документального фильма «Советский Татарстан» (1945 год)

Предыдущий
Следующий