Идел-кама тыюлыгы Дендрарий
Нәрсә ул дендрарий?
Дендрарий – фәнни-тәҗрибә максатларында агачлар һәм куаклар үстерелә торган территория. Анда үсемлекләрнең сирәк, уникаль төрләре булырга мөмкин.
Үсемлекләрнең аерым бер төре үстерелә торган дендрарийларның яисә дендрарий участокларының үз исемнәре бар. Мәсәлән, әгәр сиреньнәрне өйрәнәләр икән – сирингарий, ылыслылар артыннан күзәтәләр икән – кониферетум, талларныкы – салицетум һәм башкалар.
Дендрарий территориясендә ял итәргә була. Иң мөһиме – рөхсәт ителгән сукмаклардан гына йөрү, әйләнә-тирә мохиткә зыян китермәү. Дендрарийда гадәттә маршрут һәм зоналар күрсәтелгән такталар урнаштырыла, бу мөстәкыйль килгән туристлар адашмасын өчен эшләнә.
Идел-Кама табигать тыюлыгы
Идел-Кама дәүләт табигать биосфера тыюлыгы 1960 елда оештырыла. Бу – Татарстанда бердәнбер шундый тыюлык. Ул ике участоктан тора: Раифа участогы Яшел Үзән районында, Казаннан 25 километр ераклыкта урнашкан. Бу чокырлары һәм сазлыклары да булган, әмма нигездә тигезлекле участок. Саралы участогы Лаеш районында, Татарстан башкаласыннан 60 километр ераклыкта, Куйбышев сусаклагычы ярларында урнашкан. Әлеге участокта биеклекләрнең төрлелеге очрый.
Тыюлыкның 90 процентын урманнар алып тора. Монда имәннәр, наратлар, каеннар, юкәләр, зирекләр үсә. Кайбер үсемлекләр Татарстанның Кызыл китабына кертелгән. Мәсәлән, сарана лалә.
Тыюлыкта имезүчеләрнең 50дән артык төре һәм кошларның 200гә якын төре яши.
Раифа дендрарие
Раифа дендрарие 1921 елда пәйда була. Ул баштарак зур булмаган территорияне биләп тора. Хәзер аның мәйданы якынча 35 футбол кырын сыйдыра. 1960 елда дендрарий Идел-Кама тыюлыгының бер өлеше булып исәпләнә башлый. Шул вакыттан башлап биредә экскурсияләр оештырыла.
Дендрарий территориясе өч өлешкә бүленә: «Америка», «Европа», «Азия». Анда өч континентка хас 500 дән артык төрдәге куак һәм агач үсә.
1978 елда Идел-Кама тыюлыгы дендрарие илебезнең Ботаника бакчалары советына кабул ителә. Ә 2003 елда ул Үсемлекләрне саклау буенча халыкара ботаника бакчалары советына керә.
Раифа дендрариендагы үсемлекләр
Раифа дендрариенда үсә торган үсемлекләр географик принцип белән утыртылган һәм өч секторда урнаштырылган. Азия бүлегендә 65 тән артык төрдәге үсемлекне очратырга була. Мәсәлән, амур бәрхете агачы. Бу агач бозлык чорына кадәр үскән реликт үсемлекләргә керә. Амур бәрхете бигрәк тә беренче кыраулардан соң матур була. Аның алтынсу ябалдашы кара эре җиләк тәлгәшләре белән бизәлә. Алар энҗе бөртекләрен хәтерләтә.
«Европа» секциясендә үсемлекләрнең 600 гә якын төре үсә. Мәсәлән, татар зелпесе. Ул бик матур декоратив куак. Җимешләре кеше ашар өчен яраклы түгел, әмма кошлар яратып ашый.
«Америка» бүлегендә үсемлекләрнең 45 тән артык төре үсә. Әлеге секция иң кызыклысы санала. Мондагы күп кенә агачлар элек Россия өчен экзотик исәпләнгән. Мәсәлән, шикәр өрәңгесе. Бу агач 200–300 ел яши. Америкада һәм Канадада кыш беткәндә яисә иртә язда аңардан өрәңге согы җыялар. Аңардан кулинариядә кулланыла торган өрәңге сиробы ясыйлар.